#мойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә
Газизов Шәһит Газиз улы 1927 елның 25 маенда Апас районы, Кече Болгаер авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 7 класс тәмамлый. Сугышка кадәр колхозда төрле эшләр башкара. Бу хакта Эндже Газизова яза.

Үсмер малайга ил азатлыгы өчен тылда шактый хезмәт куярга туры килә: окоп казый, тимер юлда эшли, урман кисә, Күн заводында агач ташый. 17 яше тулгач кына сугышка алына.
Рядовой Шәһит Газиз улы Газизов 1944 елның ноябреннән Балтыйк буе фронтында хезмәт итә. Ул элемтәче була, сугыш кырларында телефон чыбыгы суза, ут астында калган вакытлары куп булса да, исән-сау кала.
Балтыйк буе фронты составында 1945 елның башында Шәһит Газизов илебезне дошманнан азат итүдә катнаша, Одер елгасын кичә. Висло-Ордер бәрелеше вакытында совет гаскәрләре аеруча зур уңышларга ирешәләр: кыска вакыт эчендә Польша, Чехословакия, Венгрия, Австрия территорияләре фашист гаскәрләреннән азат ителә. Аның белән бер үк вакытта Көнчыгыш Пруссиядә Германия гаскәрләрен юк итү бара. Шуннан соң дәү әти Берлин бәрелешендә катнаша. Ул 1945 елның 16 апреленнән 2 маена кадәр бара. 17 көн эчендә совет гаскәрләре составында көнбатышка 100 – 220 километр ара үтә. Бөек Җиңү бәйрәмен ул Берлинда каршылый. Шәһит дәү әтием “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Япон сугышында катнаша, сәламәтлеген какшатып буса да, 1951 елның августында туган авылына кайту бәхетенә ирешә.
Дәү әти сугыштан соң колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшли. Туган иленә кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, игенчелек эшен – басу-кырларын ташламый. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия була.
1952 елда Маһруза дәү әни белән гаилә корып, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Маһруза дәү әнигә сугыш башланганда нибары үндүрт яшь кенә була. Чандыр гына кыз бала да батырлык күрсәткән: “Хәзерге Сабан туе җирендә, урман ягыннан “Зөя” елгасына таба окоп казыдык, аннан соң - Болынбалыкчы ягында Апас тавыннан “Зөя” гә чаклы. Әнинең пәлтәсен, итеген киеп йөрдем, башка киер әйбер юк иде. – 40 – 45 градус салкыннарда туңып үлүчеләр дә булды. Җир туңган, ватып булмый. Кәйлә, кувалда белән ваттык”, - дип сөйли иде дәү әни. Шулай ук Карамасар урманында урман кискән, үгез җигеп салам ташыган, көлтә бәйләгән.
Тату ишле гаиләдә Шәһит дәү әти 77 яшенә кадәр яшәде. 2004 елда безнең арабыздан бакыйлыкка күчте. Дәү әти туганнарына: “Безнең буынга күп нәрсәләр күрергә туры килде, сезгә боларны күрергә язмасын “, - дия иде.
Тыл батыры Маһруза дәү әни дә арабыздан үткән елны 94 яшендә китеп барды. Һәр елны 9 Майны көтеп ала һәм Җиңү бәйрәмен болай искә төшерә иде:
- Сугыш беткәндә авыл кызлары белән кырда эштә идек. Бу хәбәрне ишеткәч, башта ышанмадык. Эшебезне ташлап, авылга чаптык. Анда бар халык авыл Советына җыелган иде. Шатлыктан безгә 200 грамм икмәк бирделәр.
Быел инде Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынны сирәгәя баруны күңел борчыла. Мин – Газизова Энҗе, Шәһит дәү әтинең уртанчы малае Рәшитнең кызы. Һәр елны “Үлемсез полк” акциясенә
Шәһит дәү әтиемнең портретын олы горурлык хисе белән күтәреп барам.
Кызганычка каршы, дөньялар бүген дә тыныч түгел, Җир йөзендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере өзелә. Үлем ачысына Җир-Анабыз да ыңгыраша. Хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операция үткәрелә. Әлеге операциядә дәү әтинең бер оныгы да батырларча катнаша. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең ныклыгына һәм фидакарьлегенә ышанабыз. Аларга Җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Ул тиз арада сүнсен һәм ерак үткәндә калсын иде.
Беребез дә теләмибез кабат
Сугыш утларына керергә.
Менә шуңа күрә кирәк безгә
Тынычлыкның кадерен белергә.
#мойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә
Нет комментариев