Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәт бирергә теләгәне өчен хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районында яшәүче 51 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районында яшәүче 51 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ ҖКның 30нчы маддәсе 3нче бүлеге, 291.2нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (вак ришвәтчелеккә омтылу) гаепле дип таныган.

Хөкем ителүченең 2021 елның 9 сентябрендә исерек килеш җиңел машина йөрткәнлеге, Олы Тархан авылының Карл Маркс урамында хәрәкәт итүе суд тарафыннан расланган. Ир-атны юл-патруль хезмәте инспекторы юлда барган чагында туктаткан. Гаепләнүче юл-патруль хезмәте инспекторына, патруль машинасында утырган вакытта, административ җаваплылыктан качу  максатыннан, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен админис­тратив хокук бозу турында беркетмә төземәсен дип, 7 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Әмма тәртип сакчысы, законсыз бүләкләүдән баш тартып, явыз ниятленең җинаятьчел гамәленә чик куйган. 
Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд гаепле затка карата дәүләт кереме хисабына 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев