Ришвәт биргән өчен – штраф һәм шартлы хөкем каралган
2021 елда вак ришвәтчелек һәм вазифаи затка ришвәт бирергә омтылу буенча коррупцион юнәлештәге ике җинаять эше ТР Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан судка җибәрелгән.
(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 2021 елда вак ришвәтчелек һәм вазифаи затка ришвәт бирергә омтылу буенча коррупцион юнәлештәге ике җинаять эше ТР Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан судка җибәрелгән.
Шулай итеп, 2021 елның 9 апрелендә сәгать кичке бишләр тирәсендә шәһәр кешесенең исерек хәлдә руль артына утыруы ТР Тәтеш районы суды тарафыннан ачыкланган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең юл-патруль хезмәте экипажы аны Тәтеш – Ундоры автоюлының 35 чакрымында туктаткан, алар ир-атка тикшеренү үтәргә тәкъдим иткәннәр, ә ул полиция хезмәткәренә административ җаваплылыктан качу максатыннан 15 000 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Машина йөртүче шуннан соң, патруль автомобилендә булган чакта, акчаны стакан куя торган урынга салган. Әлеге акчаны полиция хезмәткәре кабул итмәгән һәм бу факт турында полиция бүлегенең кизү частенә хәбәр иткән. Шәһәр кешесе әлеге җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган. Суд аны әлеге җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 1 ел да 6 айга иректән мәхрүм итүне, дәүләт табышына 30 000 сум күләмендә штраф билгеләгән. Мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән җәзаны суд ике елга шартлы сынау срогы белән үтәргә дигән карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев