Һәркем өчен матурлык булдыралар
Асия Ибраһимованы ун елдан күбрәк элек гомуми җыелышта 3нче йорт буенча өлкән итеп билгеләп куйганнар.
“Карагыз әле, ирле-хатынлы Надежда һәм Игорь Казаевлар үзләренең җир кишәрлеген ничек төзекләндерделәр, – дип безнең өчен экскурсия уздыра Асия Заһир кызы. – Людмила Петрякова чәчәкләр үстерергә ярата, Альбина Харитонова хәтта су мичкәсен дә матур рәсемнәр белән бизәде, Светлана Пантюхинага оныклары үсемлекләргә су сибәргә булыша, Нина Краюшкина – оста итеп яшелчәләр үстерә, Наталья Тарасова быел яңа өйгә күченүче булып тора, һәм килгәчтен үк ул чәчәкләр яратучы коллективыбызга кушылды”. Йорт буенча өлкән биредә яшәүчеләрнең актив булуларын билгеләп үтә. “Һәрвакытта өмәгә чыгабыз, – ди ул. – Андый эш кыенлык тудырмый, ә сөендерә генә, бу матурлык, чисталык өчен кирәк бит, барысының да күңеленә хуш килә”. Йортның төзелү яше – ике дистә ел, 2 ел элек республика программасы ярдәмендә аны яңага алыштырганнар, биредә яшәүчеләр моңа бик шат. Җилләткеч юллыгы да яхшырган. Хәзер кешеләр тышкы якларның яңартылуын көтә.
Йорт буенча өлкән олы яшьтәге Тамара Плечкова белән Нина Краюшкинаны үзенең зирәк киңәшчеләре дип белдерә. Йорттагы һәр кеше белән уңай элемтә булдыру өчен Асия Заһир кызы подъезд буенча өлкәннәрне билгеләгән, Наталья Вахтурова, Альбина Харитонова, Наталья Морозова аның ярдәмчеләренә әверелгән. “Асия Заһировна безне оста итеп оештыра, – ди Наталья. – Без кирәкле мәгълүматны башкаларга җиткерәбез, бергәләп эшлибез”. Йортта яшәүче Константин Лебедев болай дип өсти: “Асия барысын да уйлап эшли, безнең фикерләрне тыңлый, барысы өчен дә борчыла, һәркемгә файдалы булсын дип эшли”.
Йорт буенча өлкән шәһәрдә “Безнең ишегалды” республика программасының тормышка ашуына сөенә. “Бездә бик матур, – дип сөйли ул. – Яшеллек күп, иркен, балалар һәм спорт мәйданчыклары булачак. Әле тагын күрше йортлардагы шәһәрлеләр дә килсен өчен, урамда зур веранда барлыкка килсен дип хыялланам, анда барыбыз бергәләп бәйрәмнәрне билгеләп үтәр идек, бердәм, тату, күңелле итеп яшәргә кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев