Рәмис Сафиуллов: "Төзелеш эше өчен сезгә рәхмәт белдерәм"
11 август – Төзүчеләр көне
(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таңнары"). 11 август – Төзүчеләр көне.
“Төзелеш эше өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Урамнар яхшырсын, юллар һәм тораклар, яңа социаль, производство объектлары төзелсен өчен, без алга таба да бергәләп барлык көчебезне куячагыбызга мин ышанам. Мондый ышанычлылык өчен Тәтеш районында үсеп килүче темплардагы төзелеш белән ныгытылган дәлилләр бар. Сезгә нык сәламәтлек, районыбыз хакына яңа һөнәри казанышлар телим”, – диелә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловның райондагы төзелеш тармагы хезмәткәрләренә белдерелгән мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев