Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Роспотребнадзор Татарстанның җәйге лагерьларын быел 4,2 млн сум штрафка тартты

Төп хокук бозулар территорияне карап тотуга һәм балаларны тукландыруны оештыруга кагыла.


(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2019 елда Роспотребнадзор җәйге лагерьларны 4,2 млн сумга штрафка тарткан. Төп хокук бозулар территорияне карап тотуга һәм балаларны тукландыруны оештыруга кагыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр иттеләр.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында Татарстанның контроль-күзәтчелек органы 118 шәһәр яны лагерын һәм каникуллар вакытында көндез ял итә торган 453 лагерьны тикшерде.

«Ачыкланган хокук бозуларның иң күп өлеше — 40,7 процент - территорияне карап тотуга кагылышлы хокук бозулар, 39,2 проценты — туклануны оештыруда хокук бозулар, 15 проценты — гомуми файдаланудагы урыннарны карап тотуга, 3,8 проценты — эчә торган су белән режимны көйләүгә, 1,1 проценты — урнаштыру шартларына; 0,2 проценты су белән тәэмин итүгә кагыла», - диделәр белгечләр.

2019 ел нәтиҗәләре буенча штрафларның гомуми суммасы 4,2 млн сум тәшкил итте, ә штрафның уртача суммасы 3 мең сум.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/26/194290/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев