Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр

Коронавирусны кисәтү буенча барлык чаралар үтәлгән очракта, Яңа ел бәйрәмнәрендә өстәмә чикләүләр кертмәскә мөмкин.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Яңа ел бәйрәмнәренә яңа чикләү чаралар кертү турындагы карар кабул иткәндә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ), шул исәптән Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны хәлиткеч роль уйнаячак. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«Без Covid-19 белән авыручылар санын гына түгел, ә кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның барысын бергә караячакбыз. Әгәр авыру дәрәҗәсе югары ноктага җитмәсә, өстәмә чаралар кертелмәячәк. Әгәр дә план буенча булмаса, ниндидер чикләү чаралары кертелергә мөмкин», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзер фаразлау кыен, Covid-19 белән авыручылар саны артырга да мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев