Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәкләр өчен бизнеска ташлама чыгымнарын компенсацияләргә вәгъдә итте

Әлеге чара төбәк бюджетына авырлык күп булуы аркасында кече бизнесны хуплау катлаулы булган Россия субъектларына ярдәм итәчәк.

(Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Төбәкләр тарафыннна кече бизнес өчен ташламаларга тотыла торган керемнең өчтән ике өлешенә федераьль бюджеттан ел саен булышлык күрсәтеләчәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенда чыгыш ясаган Юлламасында шул хакта җиткерде.
“Федерация субъектларының бүгенге көндә инвестиция салымы чигерүен, керемгә салым буенча өч елга ташлама ясау хокукы бар, әмма алар әлеге мөмкинлектән сирәк файдалана. Төбәктәге бюджетларның керемнәрен ни өчен югалтуы аңлашыла. Шуңа күрә, төбәкләргә федераль акча хисабына инвестиция салымын чигерү керемнәренең өчтән ике өлешенә компенсация ясарга тәкъдим итәм”, – дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин.

Бу чара төбәк бюджетына авырлык күп булуы аркасында кече бизнеска ярдәм итү кыенрак булган төбәкләргә булышлык күрсәтүгә юнәлтелгән.
РФ Президенды моңардан тыш, 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын тәмамлау зарурилыгын, моның ярдәмендә бизнес дөньясын җиңелрәк итеп булуын ассызыклады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев