Россия халкының 40 проценттан артыгы коронавирустан прививка ясатырга әзер
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Федоров китергән мәгълүматларга караганда, респондентларның 52 проценты прививка ясатырга теләми.
(Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары"). Россиялеләрнең 40 проценттан артыгы «Спутник V» яңа вакцинасы ярдәмендә коронавирустан прививка ясатырга әзер инде. Шимбә көнне Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Федоров «Фикерләр мәйданы» форумында әнә шундый мәгълүматлар китерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Яңа «Спутник V» вакцинасы Россиядә эшләнгән. Без ясатабызмы, юкмы? 42 процент: «әйе, мөгаен ясатырбыз», ди ә 52 проценты: «юк, прививка ясатмыйбыз», — дип әйтә, диде ул.
«Җәмгыятьнең бүген нинди хәлдә булуын аңлау өчен кызыклы кейс. Бер яктан, без барыбыз да куркабыз һәм, әлбәттә, бу куркуны бетерергә телибез. Гарантия алырга һәм сакланырга телибез. Ничек? Моның өчен, әлбәттә, вакциналаштырырга кирәк. Шуңа да карамастан, күпчелек үзен вакциналаштырырга җыенмый. Нигә? Куркалар, ышанмыйлар, куркалар», — дип билгеләп үтте Федоров.
Аның сүзләренә караганда, сораштыруда 18 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк булган 1,6 мең россияле катнашкан.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-08-2020/rossiya-halkyny-40-protsenttan-artygy-koronavirustan-privivka-yasatyrga-zer-5765528
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев