Россия халкының күпчелеге мәктәпләрдә гаджетларны тыю яклы
Укучыларның әти-әниләре (73 процент) һәм башка җавап бирүчеләр дә (74 процент) мәктәпләрдә смартфоннарны тыю кирәк дип исәпли.
(Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова фотосы). Россия халкының дүрттән өч өлеше - 73 проценты мәктәпләрдә телефон һәм башка төр гаджетлар куллануны тыю идеясен хуплаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре турында ТАСС хәбәр итте.
Халыкның 83 проценты телефоннар һәм смартфоннар уку процессына начар йогынты ясый дип исәпли. Җавап бирүчеләрнең 69 проценты белем бирү оешмаларында гаджетлар куллануны тыю уңай нәтиҗә бирер дип көтә. Шул ук сандагы гражданнар, әлеге чикләүләр барлык яшьтәге мәктәп укучыларына да кагылырга тиеш дип саный.
Укучыларның әти-әниләре (73 процент) һәм башка җавап бирүчеләр дә (74 процент) мәктәпләрдә смартфоннарны тыю кирәк дип исәпли. Балаларында гаджетлар булмаган әти-әниләр күпчелек очракта (91 процент) тыюны яклап тавыш бирә.
Респондентларның 17 проценты гаджетларны тыю балаларның мәктәптә өлгерешенә йогынты ясамый дип уйлый.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171841/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев