Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты утыз генерал һәм полковникны вазифаларыннан азат итте

Владимир Путин хокук саклау органнарындагы югары вазифаи затларның составын яңартты.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хокук саклау органнарындагы югары вазифаи затларның составын яңартты. Мисал өчен, утызга якын түрә үз вазифаларыннан азат ителде, шулай ук яңа кадрлар билгеләнде. Бу хакта Lenta.ru сайты чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Басма хәбәр иткәнчә, Президент шул хактагы 425нче указны 7 сентябрьдә имзалаган. Әйтик, Россия Тикшерү комитетының Дагыстан һәм Кырым буенча Баш тикшерү идарәсе җитәкчеләре Сергей Дубровин һәм Михаил Назаров, шулай ук Дагыстан тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Тугай Тугаев үз вазифаларыннан азат ителде.

Шул ук көнне яңа кадрлар билгеләнде. 2нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Денис Попов Мәскәүнең яңа прокуроры булды, үз чиратында, Дагыстандагы күзәтчелек ведомствосы башлыгы вазифасында аны юстиция өлкән киңәшчесе Алексей Ежов алыштырды. Юстиция полковнигы Николай Щепкин Россия Тикшерү комитетының Карачай-Черкас Республикасындагы тикшерү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

Кырым Эчке эшләр министрлыгын полиция генерал-майоры Павел Каранда җитәкләде. Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенә яңа башлык билгеләнде. Әлеге вазифаны полиция генерал-майоры Андрей Янишевский башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев