Россиядә WorldSkills күнекмәләренә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә өйрәнә ала
“Профессиональ күнекмәләр уңыш чарасы булып тора”, – ди РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле.
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 50 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр WorldSkills стандартлары буенча яңа күнекмәләр ала. Бу хакта РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының эшлекле программасының йомгаклау пленар утырышында белдерде.
“Россиядә 50 яшьләре тулган кешеләр өчен WorldSkills күнекмәләрен яраклаштырырлык кызыклы инициатива бар”, – диде Дмитрий Песков. Ул профессиональ күнекмәләрне уңыш чарасы дип атады, шулай ук гомер буе белем алуның кирәклеге турында белдерде.
Чемпионатның беренче көннәрендә Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills Kazan-2019 чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова эшче һөнәрләрнең Россия пенсионерлары арасында популярлашуы турында сөйләгән иде. WorldSkills стандартлары буенча квалификацияне күтәрүне илнең 50 яшьтән өлкәнрәк 17 меңнән артык кешесе узган.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев