Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиягә һәрбер бала мөһим

Проект традицион гаилә кыйммәтләрен киң таныта, төгәл эшләрдә тәҗрибәне тормышка ашыра.

 (Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең “Нык гаилә” проекты демографик хәлне яхшырту, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү, имин балачак шартларын булдыру, социаль ятимлек һәм балигълык яшендә булмаучыларның хокук бозуларын профилактикалау, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, уллыкка яки кызлыкка һәм тәрбиягә алган гаиләләргә игътибар бирү буенча мәсьәләләрне хәл итүдә төп юнәлеш булып тора.

Проект традицион гаилә кыйммәтләрен киң таныта, төгәл эшләрдә тәҗрибәне тормышка ашыра.

Бүген иртә белән район башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, районның кечкенә гражданнары туу турындагы таныклык, икенче сабыйлары туган гаиләләргә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды.  

– Россиялеләр өчен гаилә иң мөһим кыйммәтләр булып тора. Гаилә – ул балалар. Ана капиталы да, һичшиксез, сабыйлар тууны арттыру өчен зур этәргеч, – дип билгеләп үтте пенсия фонды идарәсе начальнигы, “Бердәм Россия” партиясенең Тәтештәге Көньяк беренчел бүлек рәисе Ирина Большакова, бәйрәм чарасында катнашучыларны тәбрикләп.
Тәтеш районында 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен ярты ел эчендә инде 33 гаилә алган. 

Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова мәгъ­лүматлары буенча, июль башына сабый туу турында 77 акт теркәлгән, бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 17гә күбрәк. Якты дөньяга аваз салган нарасыйларның 16сы гаиләдә – беренче, 44е – икенче, 11е – өченче, 6сы – дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев