Җәмгыять

РПФ белгечләре пособиеләр түләү буенча сорауларга җавап бирә

РПФ белгечләре пособиеләр түләү буенча сорауларга җавап бирә

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары"). 

– Пособие хокукы Россия субъектында җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган затларга бирелә. Яшәү минимумы зурлыгы районнарда да билгеләнә торган төбәкләр (мәсәлән, Якутия) дә бар. Район яшәү минимумы  кулланыла аламы?
– Барлык очракларда да Россия субъекты дәрәҗәсендә билгеләнгән ЯМ кулланыла.


– Гражданинның яшәү (тору) урыны, әгәр ул яшәү урыны буенча теркәлмәгән булса, нинди документ белән раслана.
– Гражданин пособиеләр билгеләү өчен гаризаны факттагы яшәү урыны буенча раслый.


– Гражданин яшәү урыны буенча да, безнең илдә вакытлыча тору урыны буенча да теркәлмәсә, пособие ничек билгеләнә?  Бу очракта яшәү минимумы нинди зурлыкта кулланыла?
– Мондый очракта пособие билгеләү өчен вакытлыча тору урыны сайлап алына.


– Россия субъектында бер кешегә 18 кв. метр мәйдан нормативы билгеләнгән, ә карарда 24 кв. метрдан да артмаган мәйдан исәпкә алына. Карар чыгарганда нинди күрсәткечтән чыгып эш итәргә кирәк.
– 24 кв. метр норматив исәпкә алына.


– Әгәр карарның 15нче пункты нигезендә РПФ органы гражданинга эшләп бетерү өчен гариза яки документларны кире кайтарса, гариза бирүче 5 эш көне эчендә эшләп бетерелгән гариза яки документлар тапшырмаса, РПФ органының гамәлләре нинди булачак?
– Бу очракта РПФ органы карар проектының 13 пунктындагы п. п. “г” нигезендә пособие билгеләүдән баш тарту турында карар чыгара.

– Икенче ата-анадан алиментлар алучы ата-ана пособие алу хокукына ия булырмы?
– Юк, ялгыз ата-ананың гына хокукы бар.


– Беренче никахта туган һәм икенче әти-әнисеннән алимент алган, әмма кабат никахка кергән, уртак балалары булган ата-ана балага айлык пособие алу хокукына ия булырмы? Әгәр беренче балага пособие алу хокукы бар икән, гаиләнең барлык әгъзаларын да исәпкә алып, гаилә керемнәре, яки алиментлар түләнә торган бер ата-ананың һәм баланың керемнәре ни рәвешле исәпкә алыначак?
– Бу очракта гаилә составына гариза бирүче, аның ире һәм баласы (балалары) кертелә.


– Йөкле ­хатын-кызларга по­собиедән тотып калулар булачакмы?
– Юк, сумма тотылмый.


– Проект буенча мөрәҗәгать итүченең һәм (яки) аның гаилә әгъзаларының гомуми белем алу учреждениесендә 23 яшьтән кечерәк булганнарның уку факты турында белешмәләр кирәкме? 18 яшькә кадәрге балалар булганда уку турында документларны соратып алу кирәк булачакмы?
– Юк. Бу документлар таләп ителми.


–   “Торак” һәм  “торак бина” билгеләнгән урыннар турында исемлекнең 48 пунктында каралган күп балалы гаиләгә социаль ярдәм чараларын күрсәтү кысаларында  билгеләп куелган биналарда “торак”,  “торак төзелеше”, “торак йорт”, Россия Федерациясе субъекты яисә муниципаль берәмлек вәкаләтле органы тарафыннан бирелгән җир кишәрлекләре, шулай ук граждан тарафыннан тәкъдим ителгән җир кишәрлекләре турында белешмәләр бирү. Пособиене билгеләү өчен РФ субъектының яисә муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә ПФРга бирелгән мәгълүматларны кулланырга мөмкинме?
– Әйе, мөмкин.


Нет комментариев