РПФның Тәтеш районы Идарәсендә уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә чакыралар
Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эшеннән китмәсә, ул үткәннәрдәге индексация хисабы белән пенсиясен алмаячак дигән ялган мәгълүматлар таралу очраклары теркәлгән.
(Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эшеннән китмәсә, ул үткәннәрдәге индексация хисабы белән пенсиясен алмаячак дигән ялган мәгълүматлар таралу очраклары теркәлгән. РПФның Тәтеш районы Идарәсендә уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә чакыралар!
Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер канун буенча, эшләгән вакытындагы барлык индексацияләре белән пенсиясен тулы күләмдә ала башлаячак. 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясе торгызу, һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән киткән датадан алып 3 айдан соң башкарыла. 2018 елдан бу тәртип шулай ук өч айны били, әмма алар пенсионерга компенсацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев