Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйлар өчен хореография

Төрледән-төрле күп бию юнәлешләре эшләп килә, һәм тиздән яшь тәтеш­леләрнең дә алар белән кече яшьтән үк таныша алу мөмкинлеге ­барлык­ка киләчәк.

 (Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Балалар сәнгать мәктәбендә 2019 елның 2 сентябреннән “Хореография” юнәлешендә 3тән алып 16 яшькә кадәрге балалар белән Ульяновскидан хореография буенча укытучы Наталья Лазарева шөгыльләнәчәк. 
“Безнең мәктәптә хореография сәнгате әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып тора. Балалар шартлы матур хәрәкәтләр ярдәмендә сәнгать күренешләре булдырып, бик теләп бииләр. Ата-аналар үтенече буенча быелдан “Хореография” юнәлешендә беренче тапкыр өч яшьтән сабыйлар җыю игълан ителде. Бездә талантлы педагог Наталья Кудряшова инде укыта, быелдан Ульяновскидан килгән яшь, кодрәте ташып торган ­хореограф Наталья Лазарева килү белән бәйле, әлеге бүлектә укучыларның саны артачак”, – дип уртаклашты балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина.
Гаризаларны кабул итү түбәндәге адрес буенча тормышка ашырыла: ­Тәтеш, Ленин урамы, 94нче йорт, балалар сәнгать мәктәбе, тел. 2-57-88. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев