Җәмгыять

Сайлау хокукы һәм сайлау барышы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы булды

Татарстанны дүрт мәктәп укучысы тәкъдим итте.

(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”). Мәскәүдә өлкән сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау барышы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы булды. 

Татарстанны дүрт мәктәп укучысы тәкъдим итте, шул исәптән Алабирде урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары иң яхшы нәтиҗәләр­не күрсәттеләр, Әдилә Шәйхетдинова олимпиада җиңүчесе булды. 
 


Нет комментариев