Район хакимиятендә Татарстанда бруцеллез чире табылу белән бәйле саклык чаралары турында фикер алыштылар.
.jpg)
Әтнә районының бер хуҗалыгындагы терлекләрдә куркыныч йогышлы чир барлыгы ачыкланган. Хәзерге вакытка 5 меңнән артык терлекне юк итү турында карар чыгарылган.
Бруцеллезны хайваннар өчен дә, кеше өчен дә хроник төрдәге иң йогышлы авырулар рәтенә кертәләр. Чирне 6 төр бактерия китереп чыгара, аларның барысы да түбән температурага чыдам, кайнар суда бик тиз юкка чыга.
Бруцеллез, үрчем исәбен киметеп, малларның продуктлылыгын бетереп, терлекчелек хуҗалыкларына икътисади зур зыян китерә.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов предприятиеләр һәм оешмалар, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә Тәтеш районы территориясендә чир таралуга юл куймау өчен барлык профилактик чараларны куллану бурычын куйды. Барлык терлекчелек һәм кошчылык хуҗалыкларына ябык рәвештә асрау тәртибенә күчү, терлекчелек комплекслары (фермалар) территорияләрен чит кешеләрнең, транспортларның һәм кыргый хайваннарның үтеп керүеннән саклау, анда кергәндә һәм аннан чыкканда дезинфекцияләү урыннары оештыру, хайваннарны район территориясенә кертүне һәм чыгаруны дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенү.
Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов рәислегендәге гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Тәтеш ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов эпизоотик хәл турында сөйләде.
– Бактерияләр туфракта, суда, азыкта, тирестә була ала, аннан хайваннарның ашказаны-эчәк трактына эләгә һәм лайлалы тышчаларга урнашып кала. Инфекция сулыш юллары, лайлалы тышчалар аркылы да йога. Инфекцияле тирес, сидек белән эш иткәндә хәтта тире дә зарарланырга мөмкин. Бруцелла бүлеп чыгаручы авыру хайваннар – сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар – кеше өчен бруцеллез инфекциясенең төп чыганаклары булып торалар. Кан суыручы бөҗәкләр, кимерүчеләр, йорт мәчеләре, этләр, кыргый хайваннар да чир йөртүчеләр булырга мөмкиннәр, – дип хәбәр итте Тәтешнең баш ветеринария табибы. – Инфекция бәйләнешкә керү юлы, яки тиешенчә термик эшкәртү узмаган терлек итеннән ясалган азык-төлекләр аркылы барлыкка килә. Тукланыр өчен кайнатылмаган сөт һәм тиешенчә термик эшкәртелмәгән ит ризыклары куллану катгый тыела, чөнки бактерияләр фәкать югары температурада гына юкка чыга. Чир терлекләрдән терлекләргә күчә, ләкин кешедән кешегә – юк. Авыл җирлекләре башлыкларына, район халкына хайваннарны һәм кошларны рөхсәтсез сату очраклары ачыкланганда, хайваннарның кинәт авырып китүе һәм үлеме яки бер үк вакытта берничә хайван авырып киткән очракта район дәүләт ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк.
Альберт Гасимов, нәтиҗә ясап, терлекләрнең баш санын куркыныч чирдән саклау буенча ашыгыч рәвештә чаралар күрергә, профилактика мәсьәләләренә җаваплы карарга кирәк дип билгеләп үтте.
– Бу очракта тулы изоляция: территорияләрне коймалап алырга, терлекчелек комплекслары хезмәткәрләре өчен санитар керү-чыгу пунктлары оештырырга, биналарны даими рәвештә дератизацияләргә кирәк. Шәхси йортларда терлекләр асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәүнең җаваплылыгын арттырырга. Хайваннар, азыклар сатып алу – барысы да ветеринария оешмасының катгый тикшерүе астында булырга тиеш, – дип ассызыклады Альберт Әсхәт улы.
Нет комментариев