Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сак булыгыз: кар һәм боз сөңгеләре

Түбәләрдә боз сөңгеләре һәм кар катламы бәхетсезлек очракларына, йортларның түбә конструкцияләренең, сәнәгать билгеләнешендәге корылмаларның, сәүдә павильоннарының, социаль инфраструктура объектларының утыруына сәбәпче булырга мөмкин.

фото: Алсу Зиганьшиной

Тәтеш районының административ-техник инспекциясе бина түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләре төшү сәбәпле бәхетсезлек очраклары, шулай ук милеккә матди зыян килергә мөмкин булуын искәртә.

Коммуналь хезмәтләргә һәм бина хуҗаларына түбәләрне, подъезд кыекларын кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирергә кирәк.

Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмияткә ия объектларда.

— Урамнарда боз сөңгеләре һәм кар асылынган йортлар яныннан үткәндә игътибарлырак булырга, машиналарны андый йортлар тирәсендә калдырмаска чакырабыз. Куркыныч участоклар турында 2-50-01 телефоны номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз, — дип мөрәҗәгать итә районның административ-техник начальнигы Максим Гудков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев