Сәләтләрен күрсәткәннәр
Тәтеш мәктәбе укучылары “Ният” төбәкара татар балалар-яшүсмерләр театры коллективлары фестиваль-конкурсында катнаштылар.
(Тәтеш, 14 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Бәйгегә бөтен Идел буеннан илледән күбрәк коллектив җыелган, һәм Тәтешнең татар урта мәктәбе укучылары үзләренең иҗади осталыклары белән жюрины сокландыра алганнар. Алисә Шакирова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә, ә Инсаф Мөхәммәтҗанов “Иң яхшы сәхнә образы” номинациясендә җиңү яулаганнар.
– Безнең укучылар мәктәптәге “Хәят” театр-студиясенә йөриләр. Конкурсның жюрие балаларыбызның тырышлыгын бәяләгәннәренә мин бик шат, – ди җиңүчеләрнең җитәкчесе Гөлзар Сәгыйрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев