Салмыш килеш руль артына утырган
Җәмгыять

Салмыш килеш руль артына утырган

Тәтеш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу турындагы эш буенча карар ­чыгарылган.

Суд тарафыннан ачыклаганча, машина йөртүче Фролов юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пункт­ын бозган: исерек хәлдә машина йөрткән һәм аны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. Ир-атның гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән.

Карар чыгарганда суд хокук бозуның характерын һәм шартларын, шулай ук хокук бозучының шәхесе, гаилә һәм мөлкәт хәле турындагы белешмәләрне исәпкә алган.

Нәтиҗәдә Фроловка административ җәза: 45 000 сум күләмендә штраф һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итү билгеләнгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе мәгълүматлары нигезендә бастырылды

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган


Нет комментариев