Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шамил Садыйков: «СалаваTik»ларга бөтен Татарстан балалары кушылсын иде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «СалаваTik» проектына кастинг игълан итүгә багышланган матбугат очрашуында катнашты. Ул бөтен Татарстан балаларын проектка кушылырга чакырды.

«Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде. Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе идеяне хуплап алып, проектны тормышка ашыру өчен финанс яктан мөмкинлекләр тудырды. Шулай итеп, «Татмедиа» белән әлеге комиссия бергәләп проектка старт биргән идек», - диде ул.

Проект популяр булыр дип фаразлана. «You Tube хостингында «Салаватик»ларның аудиториясе җыелды. Һәр чыккан яңа җыр автомат рәвештә дистәләгән, йөзләгән мең карау җыя. Күпчелек татар гаиләләренең өендә «Салаватик»ларның җырлары яңгырый. Шулай ук, балалар бакчалары, мәктәпләр, аерым гаиләләр бик актив рәвештә бу проектны карый, кушылып җырлыйлар, бииләр», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев