Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Санитар-экологик ике айлыкның мәсьәлә башыннан 125 мең татарстанлы катнашкан

Территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча ике айлык «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә, дип искәрттеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында.

Татарстанда 1 апрельдә старт алган санитар-экологик ике айлыкта 125 мең кеше катнашкан. Атнаның чәршәмде һәм шимбә көннәрендә оештырыла торган өмәләрдә полигоннарга 50 мең куб метрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Беренче айда территорияләрне җыештыруга 2 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Муниципалитетлар 24 меңнән артык агач һәм куаклар утырткан.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз көне территорияләрне җыештыруның мөһимлеген әйтте. «Татарстанда 1 миллион гектардан артык урман, 465 мең гектар махсус сакланыла торган табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объектлары, 40 мең километр автомобиль юллары исәпләнә – бу безнең йортыбыз, кыштан соң аны чистарту таләп ителә», – диде ул.

Ике айлык кысаларында авиация да файдаланыла. Шуның ярдәмендә 12 район тикшерелгән, экология законнары бозылуның 203 очрагы ачыкланган.

Территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча ике айлык «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә, дип искәрттеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sanitar-ekologik-ike-ailyknyn-berence-durt-atnasynda-125-men-tatarstanly-katnaskan-5887068

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев