Санлы телевидение приставкасы сатып алган чыгымнар өчен кемгә компенсация ясыйлар
ТР Министрлар Кабинеты Карары (№ 547 13.07.2019 ел) тарафыннан расланган Положение нигезендә, 2019 елда санлы телевидение приставкасы һәм (яки) санлы телевидение тапшыруы сигналы тоту өчен телевидение антеннасы (алга таба – компенсацияләр) сатып алуга бер тапкыр бирелә торган компенсацияләр түбәндәге төр гражданнарга бирелә.
(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары"). ТР Министрлар Кабинеты Карары (№ 547 13.07.2019 ел) тарафыннан расланган Положение нигезендә, 2019 елда санлы телевидение приставкасы һәм (яки) санлы телевидение тапшыруы сигналы тоту өчен телевидение антеннасы (алга таба – компенсацияләр) сатып алуга бер тапкыр бирелә торган компенсацияләр түбәндәге төр гражданнарга бирелә:
– “Татарстан Республикасында аерым төр гражданнарга акчалата түләү, пособие, субсидия һәм стипендия бирү тәртибе турындагы Положениене раслау турында”гы ТР Министрлар Кабинетының билгеле бер карары (№ 542 17.12.2004) Тәртибе нигезендә: 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы, тәрбиягә алучыларны кертеп, инвалид баласы булган, баласына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә;
– бер җан башына табыш 20 мең сумнан артмаган, 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче инвалидларга (пенсионерлардан торган гаиләләргә);
– бер кешегә табыш 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә).
Гаилә әгъзаларының берсенә (ялгыз яшәүче гражданинга) (аннары – алучыга) компенсация билгеләр өчен, алучының законлы вәкиле яки РФ законы нигезендә алучы тарафыннан рәсмиләштерелгән килешү нигезендә уполномоченный зат (аннары – гариза бирүче), 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, алучының яшәү урыны буенча Үзәк бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга: алучының банкта яки берәр төрле кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитларын күрсәтү белән компенсация билгеләү турындагы гариза; компенсация билгеләү турындагы гариза бирүнең аннан алдагы айның соңгы өч календарь ае өчен алучының һәм аның гаилә әгъзаларының табышын раслаучы документ; санлы телевидение приставкасы һәм (яисә) санлы телевидение тапшырулары сигналын тоту өчен телевидение антеннасы сатып алу түләмен раслаучы документ; ышанычлы затлар өчен Россия Федерациясе кануны нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе; алучы гаилә әгъзаларыннан яки аларның законлы вәкилләреннән (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык булуны раслаучы документ (документлар) (ирекле рәвештә); алар исеменнән органнарга яисә оешмага шәхси мәгълүматларны тапшырган вакытта гариза бирүченең вәкаләте.
Гариза бирүчеләр мөрәҗәгать иткән вакытта гариза белән шәхесне раслаучы документны тапшыралар. Гаризаларны почта аша юллаган вакытта документларның күчермәсе РФ кануны билгеләгән тәртиптә расланган булырга тиеш.
Сорауларны 8(84373)2-62-33 телефоны буенча бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев