Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатканнар, сыйлаганнар, җырлар башкарганнар

Ярминкәдә безнең районның 26 авыл хуҗалыгы предприя­тиесе һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тарафыннан гомуми суммасы 1800 мең сумнан артыклык продукция алып барылган.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярминкәдә актив катнаша.

Тәтешлеләр алып барган сөт, терлек һәм дуңгыз итләре, елга балыгы, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, иген, бал, тозланган ашамлыклар казанлылар тарафыннан бик теләп сатып алына. Кулай бәяләр белән күп төрдәге әйберләрне республикабыз башкаласында яшәүчеләр көтеп ала. Тәтешлеләр матур гадәт буенча, һәркемне хуш исле чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлый. Ә үзешчән сәнгать артистлары сатып алучыларны матур җырлар белән сәламли.

Ярминкәдә безнең районның 26 авыл хуҗалыгы предприя­тиесе һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тарафыннан гомуми суммасы 1800 мең сумнан артыклык продукция алып барылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев