Бөртеклеләр чәчүлекләренә шактый күләмдә минераль ашламалар кертүчеләр моның шулай икәнлегенә күп тапкырлар инандылар.
Әлегә хуҗалык игенчеләре аның күпме кирәген ачыклау һәм кредитлар рәсмиләштерү белән мәшгульләр.
2016 ел уңышы астына, безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, сөрү җирләренең һәр гектарына, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, кимендә 75 килограмм кертергә кирәк. Бу уңышсыз килгән елда да икмәкле булырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев