Бессоновода “Авыл кибете” республика максатчан программасын гамәлгә ашыру ярдәмендә яңа объект барлыкка килде.
– Авылда соңгы вакытларда стационар кибет юк иде, атнага ике тапкыр автолавка килде, – ди Бессоново авылы җирлеге башлыгы Юрий Врясов. – Хәзер инде бездә үз сәүдә ноктабыз бар, аның ачылуын кешеләр түземсезләнеп көттеләр. Яңа объектта уңайлы, заманча хезмәт шартлары булдырылган. Кибет ачу нәтиҗәсендә авыл кешеләренә беренчел кирәкле товарларны сатып алу уңайлырак булачак. Иң мөһиме – атнага өч тапкыр яңа пешкән икмәк ризыклары китереләчәк. Кешеләр шулай ук көндәлек кулланылыштагы товарлардан тыш, сатучы Наталья Егоровага башка кирәкле товарларны да алып кайту гозерен җиткерә алачак. Кибет заманча яңа сәүдә җайланмалары белән җиһазландырылган һәм сатып алучыларның үтенечен тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерә алырлык.
Нет комментариев