Келәшнең актив хатын-кызлары авылның “Каш кизләвен” чистартып, тәртипкә китергән.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина ). Келәшнең актив хатын-кызлары авылның “Каш кизләвен” чистартып, тәртипкә китергән.
“Чишмәнең тирә-ягын җыештырдык, янәшәсенә матур итеп аллы-гөлле чәчәкләр утырттык. Борынгы йола буенча, яшел хәтфә үлән өстенә ятып таудан тәгәрәдек. Чирләребез юкка чыксын, сау-сәламәт булыйк, дип теләдек. Аннары инде кизләүнең шифалы суын авыз итеп, өйдән алып килгән ризыклар белән утырып сыйландык, рәхәтләнеп чын күңелдән сөйләшеп утырдык, алда булачак чаралар хакында фикер алыштык”, – дип уртаклаштылар актив гүзәл затлар.
Нет комментариев