Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сайлау комиссиясе: Татарстанда тавыш бирүчеләр үзләренең битлеге һәм перчаткасы белән килә

Республикада яшәүче 2,9 млн кеше үз ихтыярын белдерү хокукына ия.

 

(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирә торган барлык участоклар да ике көнлек шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Әмма тавыш бирүчеләрдә саклану чараларына ихтыяҗ бик юк, чөнки татарстанлылар участокларга үз битлекләре һәм перчаткалары белән килә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Шәхси саклану чаралары җитәрлек. Алар барысы да һәр сайлау участогына керү юлында урнаштырылган. Бүген без татарстанлыларның тавыш бирергә үз битлекләрен һәм перчаткаларын киеп килүен күрәбез. Ә менә ручкалар, кагыйдә буларак, тавыш бирү участокларында тәкъдим ителгәннәр кулланыла», — диде Кондратьев.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Шәхси саклану чаралары күләме тавыш бирүдә катнашучылар саныннан чыгып исәпләнә. Республикада 2,9 млн кеше үз ихтыярын белдерү хокукына ия. Тавыш бирүне оештыруда һәм үткәрүдә сайлау комиссияләренең 22 меңгә якын әгъзасы катнаша. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев