Җәмгыять

Сайлаучылар белән очрашу

Тәтештә “Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларының сайлаучылар белән очрашуы булды.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары",Инга Сәфәрова).  26 майда 2019 елның 8 сентяб­рендәге сайлауларга VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүнең Бердәм көне була. Бу көнне рес­публиканың теләге булган барлык сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен үзләре теркәлгән якындагы участокка бара ала. Һәрбер сайлаучы 2шәр бюллетень алачак һәм “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә үзе күрергә теләгән кешеләр өчен һәм бер мандатлы округ буенча партияләрдән кандидатлар арасында тавыш бирәчәк. 

Сайлаучылар белән очрашуда барлык кандидатларның катнашуы канун тарафыннан каралган. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Казаннан эшкуар Максим Конов 2019 елның 7 маенда районда яшәүчеләр белән авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында узган очрашуда катнашты. 
ТР Тәтеш муниципаль район Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фиркасе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Евгений Курков очрашуның модераторы буларак чыгыш ясады. Евгений Гаврилович сайлаучыларга алдан тавыш бирүдә катнашучыларны күрсәтте һәм хәбәр итте:
“Республика буенча барлыгы 460 исәпләү участогы ачылачак, Тәтеш районында – 6, шуның икесе шәһәрдә – Тәтештәге 2нче урта мәктәптә һәм балалар сәнгать мәктәбендә, Олы Тархан, Килдеш, Олы Тормы, Чинчурино авыллары мәдәният йортларында – 4 исәпләү участогы”.
Эшкуар Максим Конов чыгышында үзенең прог­раммасының төп мизгелләренә – Бөек Ватан сугышы, Әфганстанда­гы хәрби хәрәкәтләр  ветераннарына ярдәм итүгә, спортны һәм кече эшкуарлыкны үстерүгә тукталды.  

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районны алга таба үстерү буенча планнары белән уртак­лашты, районда тормышка ашырыла торган дәүләт прог­раммалары турында кыскача мәгълүмат бирде:
“Тәтеш районында сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгарифне үстерү, территорияләрне төзекләндерү буенча 30дан күбрәк дәүләт прог­раммасы эшли. Тормышка ашырылучы программалар саны артачак”.
Рәмис Хатыйп улы үзенең чыгышында шулай ук кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән районда кулланыла торган чаралар: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл эшчәннәренә, җирле хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга ярдәм итү; социаль объект­лар – район хастаханәсе һәм поликлиника, авыллардагы мәдәният йортлары, юллар, шәһәрдәге балалар бакчалары, “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәген ремонтлау һәм төзү; йорт яны территория­ләрен төзекләндерү, күп фатирлы йортларны ремонтлау, алга таба шәһәр буа­сын, Долгая Полянада үзәк парк­ны һәм тарихи объектны төзекләндерү, мунча төзелеше; хәзерге вакытта районның үсемлекчелек буенча респуб­лика рейтингында алдынгыларның беренче өчлеге арасында булган кече һәм урта эшкуарлыкка, агросәнәгать комплексына ярдәм итү; туристлык тармагын үстерү хакында сөйләде. 

Рәмис Сафиуллов сайлаучыларның районыбызда “Земский табибы” прог­раммасын кертү мөмкинлеге, авыл хуҗалыгы техникумы базасында ресурс үзәге төзү перс­пективасы турындагы сорауларына җавап биреп: “Әлеге мәсьәләләрне хәл итү эшен контрольгә алам”, – диде. 
 

Алдан тавыш бирүнең барышы һәм теркәлгән кандидатлар турындагы мәгълүматлар – PG.er.ru сайтында.


Нет комментариев