Сәүдә иттеләр, бүләкләр тапшырдылар, чәй белән сыйладылар
Тәтешлеләр узган шимбәдә Казанда Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
(Тәтеш, 6 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Анда 2,7 миллион сумнан артыклык азык-төлек тәкъдим ителгән, 27дән артык техника җәлеп ителгән.
Башкала халкы терлек һәм дуңгыз итләрен, ашлыкны, сөт һәм сөт ашамлыкларын, бәрәңгене, кәбестәне һәм кишерне бик теләп сатып алган.
Ярминкәдә, безнең район фермерлары инициативасы буенча, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында олы яшьтәге кешеләргә күчтәнәчкә эремчек, каймак, корт, сөт, бал, кара миләш тутырылган 40тан артык азык-төлек пакеты таратылган.
Килдеш авылы җирлеге башлыгы Виктор Исаев өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен тәмләп чәй эчерү оештырган.
фото: Тәтеш районың авыл хуҗалыгы һәм азык-телек идарәсе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев