Сөенечләре белән уртаклаштылар
Район авылларындагы актив хәбәрчеләребездән шатлыклы хәбәрләр килеп тора.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина, фото гәҗитебез фотобанкыннан). Өлкән буын кешеләрен һәр җирдә дә хөрмәт итәләр. Мәсәлән, Алабирдедә авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәкимов, үзидарә секретаре Рамилә Миннуллина, мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова, китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина, ФАП фельдшеры Әлфия Гайнетдинова сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Бикмуллина Мөкәдисә Миңнегәзиз кызын 90 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләргә өенә барганнар. Алар авыр елларны үз башыннан кичергән әбекәйгә РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Рәмис Сафиулловтан матур эчтәлектәге тәбрикләмәләр укып, истәлекле бүләк тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев