Реклама
Җәмгыять
Шәфкатьле һәм һәрвакытта кирәкле һөнәр
Эпизоотик җитешлек – райондагы социаль-икътисади хәл һәм аның киләчәктәге үсешен билгеләүче факторларның берсе.
(Тәтеш, 31 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы) Әлеге җитешлекне ветеринария хезмәткәрләре тәэмин итә, кешеләрнең дә сәламәтлеге күпчелек аларның хезмәт осталыгына бәйле.
Без Ветеринария хезмәткәре көне җитәрәк Тәтеш районының баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов белән аралаштык.
– Рәмис Әхмәтович, сезнең хезмәтегездә нәрсә төп бурыч булып тора?
– Кешеләрнең сәламәтлеген, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклау; хайваннарның йогышлы һәм йогышсыз чирләре таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар оештыру һәм үткәрү. Медицина – кешене, ә ветеринария бөтен кешелекне дәвалый, дип юкка гына әйтмиләр.
– Сезнең хезмәт күрсәтү зонасына нәрсәләр керә?
– Районыбызның Дәүләт ветеринария оешмасы төрле милектәге 25 хуҗалыкка; 60тан артык торак пунктка; балык эшкәртү заводына, райпо, азык-төлек базарына, икмәк комбинатына, сугым цехларына, шәхси секторга күзәтчелек итә.
– Райондагы эпизоотик хәлне сез ничек бәялисез?
– Район территориясендә соңгы елда хайваннарның авыл хуҗалыгы производствосына шактый икътисади зыян китереп чыгару белән күмәк рәвештә куркыныч чир белән авырган, шулай ук район кешеләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган бер генә очрагы да теркәлмәде. Моңа ел саен дәүләт ветеринария оешмасының диагностик тикшерүләрне, хайваннарга йогышлы авыруларга каршы вакцина һәм профилактик эшкәртүләр ясау, шулай ук терлекчелек фермаларында һәм башка терлекчелек объектларында инфекция чыганагын һәм тышкы мохиттә инвазияне ачыклау һәм юк итү белән бәйле ветеринар-санитария чаралары уздыруны тормышка ашыру ярдәмендә ирешү мөмкин булды.
– Районның ветеринария тармагында ничә кеше эшли?
– Дәүләт ветеринария хезмәте штатында 25 кеше хезмәт куя. Дәүләт ветеринария хезмәтенә ветеринария станциясе, ветеринария лабораториясе, 3 участок ветеринария пункты һәм районның торак пунктларындагы 2 ветеринария участогы керә. Бүгенге белгечләр, безнең ветераннарның эш тәҗрибәсен һәм традицияләрен үзләштереп, үзләренең белемнәрен теориядә дә, шулай ук гамәли яктан да үстерергә омтыла. Моннан тыш, алар җаваплылык, пөхтәлек, хайваннарны ярату, аларга игътибарлы булу кебек, шундый шәхси сыйфатларга да ия. Шуңа күрә безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк диярлек.
Ветеринария хезмәткәре, минем фикеремчә, шәфкатьле һәм кирәкле һөнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев