Җәмгыять

Шәхси кабинет хезмәте аша салым декларацияләрен җибәрергә мөмкин

“Шәхси кабинетның эшләү төре даими киңәеп тора”, – дигән Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.

(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”). Шәхси кабеинет хезмәте аша салым декларацияләрен юлларга мөмкин булачак. Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин шушы хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткән.

“Шәхси эшкуарлар һәм гражданнар физик затлар өчен шәхси кабинет хезмәте аркылы 3-НДФЛ декларацияне юллый алачак”, – дип әйткән ул.  Шулай ук территориаль органнарда 30 марттан кабул итүләрнең туктатылуын ассызыклаган. “Без якыннан элемтәгә кермичә хезмәт күрсәтүләрдән файдаланырга киңәш итәбез. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән күбрәк онлайн-сервис эшли. Барлык төрдәге түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар”, – дигән Андрей Никиташин.

Аның әйтүенчә, электрон имза булса, салымнар хакындагы исәп-хисапны  электрон документлар әйләнеше операторлары ярдәмендә электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтындагы “Салым һәм бухгалтер хисабы” хезмәте аша, юлларга мөмкин. 
“Гражданнар салымнарын интерактив тәртиптә түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала”, – дигән Андрей Никиташин. 

Икътисади аңлашылмаучылыклар турында Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин. Бердәм контакт үзәгенең 8-800-222-22-22 телефонына яки рәсми сайттагы салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.


Нет комментариев