Шәхси кабул итү туктатылды
Килеп туган барлык сораулар буенча дистанцион рәвештә – электрон төрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: info@ ro16.fss.ru.
(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасы буенча РФ социаль иминият фонды һәм аның филиаллары санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гражданнарны шәхси кабул
итүне туктатты.
Фондның дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмый гына, читтән торып яки бердәм дәүләт
хезмәтләре порталы, “Шәхси кабинет”, фонд шлюз аркылы алырга була.
Килеп туган барлык сораулар буенча дистанцион рәвештә – электрон төрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: info@ ro16.fss.ru. Әгәр консультация кирәк икән, ТР буенча
РФ Социаль иминият фондының ГУ-РО кайнар линия телефоны аша шалтыратырга була:
8(843) 216-00-19.
Коронавирус белән көрәшү буенча район штабының телефон номерлары: 2-50-02, 2-50-01.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев