Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шоферлар! Ашыгыч ярдәмне уздырыгыз!

Административ хокук бозу һәм җинаять кодексына төзәтмәләр 6 август­тан гамәлгә кертелде, ул медицина ярдәме күрсәтүгә каршылык өчен җавап­лылыкны ­катгыйландыра.

(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Административ хокук бозу һәм җинаять кодексына төзәтмәләр 6 август­тан гамәлгә кертелде, ул медицина ярдәме күрсәтүгә каршылык өчен җавап­лылыкны ­катгыйландыра.

Әгәр шофер ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсә һәм бу бернинди дә нәтиҗәләргә китермәсә (ягъни авыру үлмәсә яки аның хәле начарланмаса), ул чакта аңа 3000нән 5000 сумга кадәр штраф яный яки 3 айдан алып 1 елга кадәр – транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү.

Әгәр шофер ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсә һәм бу авыруның сәламәтлегенә авыр зыян китерсә, ул чакта шофер 80 000 сумга кадәр яисә 6 айга кадәрге хезмәт хакы күләмендә штрафка җәлеп ителәчәк; 3 елга кадәр – ирекне чикләүгә; 2 елга кадәр – мәҗбүри эшкә; 6 айга кадәр – кулга алу; 2 елга кадәр – иректән мәхрүм итүгә.

Әгәр шофер ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсә һәм шуның нәтиҗәсендә авыру вафат булса, ул чакта шоферны 4 елга кадәр – иреген чикләү; 4 елга кадәр – мәҗбүри эшләр; 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә.

Махсус транспортны үткәреп җибәрү өчен күп булса 2 минуттан артык вакыт кирәк, һәм бу кешенең гомерен коткарып калырга ярдәм итәчәк. Игътибарлы булыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев