Шәһәр һәм авыллар чиста булсын иде
Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик ике айлык уза.
(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Ике айлык кысаларында районыбызның торак пунктларындагы территорияләрне дә чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Санитар-экологик ике айлык үткән елда үз-үзеңне изоляцияләү вакытына туры килде, шуңа күрә аңарда катнашучылар исәбе аз булды.
– Күп фатирлы йортларда, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр тарафыннан законсыз төзелгән күп сандагы корылмалар, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары, тирес, күмер, җитештерелгән һәм кулланылган башка калдыклар, төзек булмаган транспортлар, йорт яны территориясенә өеп куелган һәм анда еллар буе сакланылучы төзелеш әйберләре шәһәребезнең күренешен ямьсезләп тора, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең баш белгече Юлия Долинина һәм искә төшерә, шәһәр һәм җирлекләр территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен ТРның административ хокук бозу Кодексында гражданнарга 2000нән 3500 сумга кадәр административ штраф каралган; вазифаи затларга –
15 000нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга – 200 000нән 500 000 сумга кадәр. Ел дәвамында кабат законны бозган өчен шактый зур күләмдә штраф каралган.
ТР Экология министрлыгы белгечләре республикада яшәүчеләрне территорияләрне җыештырырга чыгарга өндиләр. Иң активлар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. “Экояз-2021” акциясенә нәтиҗәләр июнь башында ясалачак: традиция буенча иң яхшы экогаиләне, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалдын билгеләячәкләр.
фото: архив/Аванград
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев