Шәһәребезне төзеклендерү фотофактларда
Зур Троицк һәм Тынычлык урамнары арасындагы Тәтешкә 200 ел урамында урнашкан балалар мәйданчыгының тирә-ягында барлыкка килгән матур коймага ата-аналар һәм аларның сабыйлары ихластан сөенә.
(Тәтеш, 22 июнь, "Тәтеш таңнары"). Зур Троицк һәм Тынычлык урамнары арасындагы Тәтешкә 200 ел урамында урнашкан балалар мәйданчыгының тирә-ягында барлыкка килгән матур коймага ата-аналар һәм аларның сабыйлары ихластан сөенә. Койма “Төньяк” ТИҮнең грант акчасына сатып алынган һәм урнаштырылган. Төньяк микрорайонның ТИҮ рәисе Максим Гудков хәбәр иткәнчә, “ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” бәйгесендә 5нче урын өчен тагын бер грант алынган, тиздән әлеге микрорайонда кешеләрнең сәламәтлеген ныгытыр өчен спорт тренажерлары барлыкка киләчәк. Ә бу, димәк, биредә яшәүчеләргә тагын да уңайлырак булачак дигән сүз.
Тәтештә шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге юл кырыйларына һәм урамнарга яктырткыч баганалар урнаштыру буенча эшләрне дәвам итә.

Проект урамында яшәүче тәтешле әйләнеп үтә торган юл кырыйларына яктырткычлар урнаштыруны шатлыклы вакыйга дип әйтте. Ул болай дип хәбәр итте: “Төзүчеләр яктырткычларның тимер терәкләрен, заманча урам яктырткычларын кыска вакыт эчендә җыйдылар һәм урнаштырдылар. Бу олы юлдагы иминлекне сизелерлек арттырды, чөнки биредә һәрвакытта хәрәкәт күп. Бу очракта ничек әйтәләр – төнлә дә, көндезге кебек, якты”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев