Шәҗәрәсе турында сөйләгән һәм приз откан
Җәмгыять

Шәҗәрәсе турында сөйләгән һәм приз откан

Юлия Александровна үз шәҗәрәсен төзү белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган.

(Тәтеш, 3 июль, "Тәтеш таннары"). Монастырский ­авылында яшәүче Юлия Тимарина ТР Дәү­ләт архивының “Минем шәҗәрәм” конкурсында (5нче яшь кате­гориясендә) икенче урынны яулаган. Юлия Александровна үз шәҗәрәсен төзү белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган.

– Интернет аша миңа бер кыз язып, ерак туганым турында сөйләде, аның турында мәгълүмат җибәрде. Бу минем бабам икән. Шулай итеп шәҗәрәне өйрәнүгә кызыксыну туды. Ә апам Марина миңа конкурс­та катнашырга тәкъдим итте. Бу эшне район башкарма комитетының элеккеге архив бүлеге начальнигы Фәһимә Сафиулла кызы Хәлилова да хуп­лады. Кыш буе мин шәҗәрә төзү белән шөгыльләндем: фоторәсемнәр, документлар эзләдем, – дип сөйли авыл кешесе.

Үзенең “Юлия Алек­сан­дровна  Тимаринаның шәҗәрә китабы” дигән эшен ул 50 биттән торган презентация рәвешендә тәкъдим иткән һәм нәтиҗәдә, “Минем шәҗәрәм” конкурсында икенче урынны яулаган, ул 30 мең сум күләмендәге призга ия булган.

фото Юлия Тимарина бирелгән
 


Нет комментариев