Штраф салалар
Җәмгыять

Штраф салалар

Кисәтүләргә дә карамастан, шәһәрдә һәм авылларда төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми.

(Тәтеш, 11 июль, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Шушы араларда Тә­тешнең Октябрьгә 50 ел урамында урнашкан чүп контейнерлары янында күңелгә ятышсыз кү­ренеш – киселгән куак­ларны таудай өеп куюларын күрергә туры килде. Югыйсә һәр йортның хуҗасы да мондый калдык­ларны чүп контейнеры мәйданчыгына өеп калдыру тыелуын белә. 

– Ел башыннан административ-техник инспекция һәм беркетмә төзергә вәкаләтле вазифаи затлар тарафыннан “Җирлек­ләр һәм шәһәр округлары тер­риторияләрен төзек­ләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдык­лар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча 20 беркетмә төзелде. 420 кисәтү таратылды. Шушы вакыт эчендә билгеләнгән штрафларның суммасы 6000 сум тәшкил итә. Калган хокук бозулар буенча кисәтү карары чыгарылды. Административ штрафларны түләү нигездә ирекле рәвештә гамәлгә ашырыла. Ләкин суд приставлары хезмәтенә җибәрелгәннәре дә бар, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең баш белгече – җаваплы ­сек­ретаре Юлия Долинина.  

Исегезгә төшерик, шәһәр һәм җирлекләр террито­рияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турындагы ТР Кодексы нигезендә гражданнарга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр административ штраф салу каралган; вазифаи затларга – 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик затларга – 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр. Ел дәвамында кабат хокук бозган өчен штраф күләмен шактый арттырып салу каралган.
 


Нет комментариев