Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау!
Җәмгыять

Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау!

Сишәмбе көнне, 28 майда, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы). Сишәмбе көнне, 28 майда, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Ветераннар һәм төрле буын чик сакчылары сәгать 10да матур гадәт буенча Тәтештәге Дан Монументы янына митингка җыелды. Гражданнарны яклау көллияте курсантлары, кадетлар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең оешма һәм предприятие вәкилләре, олы яшьтәге тәтешлеләр Ватан алдындагы бурычларын төрле елларда үтәүчеләр, аның чикләрен саклаучылар белән бер сафка  тезелеп басты. 

“Чик буен саклаучылар һәрвакытта кыюлык, тәвәккәллек һәм җитезлек белән аерылып торды. Россия­нең су һәм коры җир чик буе 60 меңнән артык чак­рымга сузылган. Шуңа күрә дә коры җир һәм диңгез чикләрен дә сакларга кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы исеменнән райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев, җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап. – Чик буе йозакта булырга тиеш”.

Илдар Әхмәтҗановны “Россия ФКХ чик буе  хезмәтенә 100 ел” юбилей медале белән бүләкләү алкышлар астында узды. Шулай ук районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм районның чик гаскәрләре ветераннары советы рәисе Зиннур Габдуллин әһәмиятле дата – чик гаскәрләре оешуның 101 еллыгы белән тәбрикләде. Митингта катнашучылар вафат булган чик сакчыларын Бер минут тынлык белән искә алды һәм обелискка гирлянда салды.

– Иң куркыныч һәм мактаулы хезмәт – ул чик гаскәрләре хезмәте, – дип саный Валерий Горбунов. – Мин Урюмнан чакырылдым. 1983 – 1985 елларда Хабаровск краенда 77нче чик буе отрядында хезмәт иттем. Хокук бозучыларны тоткарлауда катнаштым, моның өчен II дәрәҗә “Чик гаскәрләре отличнигы” билгесе белән билгеләп үтелдем”. “Чик гаскәрләре – ул Россиядә иң яхшы гаскәр. Хезмәтне Амурда һәм 53 градус суыкта югары хәрби сәләтлелек взводында үтәдем”, – дип уртаклаша Киртәледән Анатолий Борисов, горурлануын яшермичә. Николай Коробов митингка үзенең кунаклары белән бергә килгән. Чик сакчылары көнен бәйрәм итү уңаеннан аңа Ульяновскидан полкташлары кайткан. Калининград өлкәсендә бергә хезмәт иткәннәр, көнбатышның чик сызыгын саклаганнар. “Безнең өчен бу изге бәйрәм, – диләр ир-егетләр. – Чик гас­кәрләрендә хезмәт итүебез белән горурланабыз”. 
  


Нет комментариев