Сигезенче март алдыннан ир-егетләр хатын-кызларга бүләк сайлый башлыйлар
Аларның төрле кибетләрдә мәш килеп бүләк эзләүләрен еш очратырга туры килә. Без дә берничә ир-атның фикерен белдек.
(Тәтеш, 6 март, “Тәтеш таңнары”). Һәр елны сигезенче март алдыннан ир-егетләр хатын-кызларга бүләк сайлый башлыйлар. Аларның төрле кибетләрдә мәш килеп бүләк эзләүләрен еш очратырга туры килә. Без дә берничә ир-атның фикерен белдек.
Ильмир: Язның беренче бәйрәмен яратмыйча мөмкин түгел. Чөнки бу бәйрәм белән бергә табигать тә уяна башлый, күңелләр дә җилкенә. Бу бәйрәм ир-атларның хыялыйлыгын, осталыгын һәм сөйгән ярын ничек яратуын күрсәтә, дип уйлыйм. Хатын-кызларны котлауга килгәндә, беренче чиратта якыннарымны шалтыратып бәйрәм белән тәбрик итәчәкмен. Иң яхшы бүләк – ул үзең ясаган бүләк дип әйтәләр. Бүләк ул матур һәм кирәкле булырга тиеш, дигән фикердә калам.
Роберт: Сигезенче март – күңелле, матур, язның беренче бәйрәме. Ул көнне яраткан әниемне һәм кыз туганнарымны, сөйгән ярымны матур бүләкләр белән сөендерәчәкмен. Яз билгесе буларак чәчәкләр бирәчәкмен. Бүләк сайламадым әле, анысы сер булып калсын.
Данил: Мин әниемә һәм хатыныма лаләләр бәйләме һәм татлы ризыклар, онытылмаслык бүләк тә ясарга тырышам. Бу көнне мин барлык гүзәл затларга матур теләкләр әйтергә, аларның күңелләрен күтәрергә тырышам.
Гариф: Мин бәйрәм көнендә өйдә матур табын корып, хатыныма, кызларыма бәйрәм шатлыгы ясарга тырышам. Сөеклеләремне татлы ризыклар белән сыйлап, матур бүләкләр дә ясыйм.
Барлык хатын-кызларга сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет юлдаш булсын! Ир-егетләр гүзәл затларны бәйрәм көнендә генә түгел, ел әйләнәсе дә шатландырып яшәсеннәр иде.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев