Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шикәр диабеты икәнлеген ничек белергә?

Сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсенең эндокринолог табибы Альбина Фазлыева җавап бирә:

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Шикәр диабетының билгеләре нинди? Анализлар тапшырмыйча һәм табибка күренмичә генә чирнең көчәюен белеп буламы? – дип кызыксына шәһәрле Венера И.

Сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсенең эндокринолог табибы Альбина Фазлыева җавап бирә:

– Сезне сагайтырга тиешле беренче билге – бу сусау. Чөнки шикәр диабеты вакытында канда глюкоза күләме арта. Шуңа күрә диабет белән авыручылар көнгә дүрт литрга якын су эчә. Өлкәннәр моны үзләре сизәргә мөмкиннәр, ә балаларны әти-әниләре күзәтергә тиеш. Әгәр сезнең яки балагызның һәрчак сусау барлыкка килә икән, ул чакта глюкоза күләмен тикшерер өчен кан тапшырырга яки аны глюкометр ярдәмендә үлчәп карарга кирәк. 
Шикәр диабеты вакытында шулай ук еш сию, тиз ару, хәлсезлек борчый. Икенче типтагы шикәр диабеты булганда артык авырлык барлыкка килә. 
Бармак очлары чәнчешү һәм ою тагын бер билгесе булырга мөмкин. Диабет булганда гөмбәчекләрнең артуы аркасында тире кычытырга мөмкин. Тиредә үлекле тимгелләр дә шикәр диабеты көчәюен күрсәтүче билгеләр исәбенә керә. 

Моннан тыш, җенси органнарның салкын тиеп даими ялкынсынуы канда шикәр күләме югары булуы турында искәртергә мөмкин.   

Авызда кайчакларда баллы тәм тою да шикәр диабеты икәнлеген белдерә. Бу канда глюкоза күп булуы аркасында барлыкка килә.

Шикәр диабетын ничек булдырмас­ка? Әлеге чирнең көчәюен киметү алымнарының берсе – яшәү рәвешен аеруча да файдалы активлыкка үзгәртү белән. Атнага кимендә өч тапкыр шактый ук актив физик эш башкарырга кирәк, ул мускулларга әлеге глюкозаны сарыф итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

Шикәр диабетын булдырмас өчен, сырхауларга шулай ук туклануга игътибарлы булу зарур. Гади шикәргә мул булган ризыкларны куллануны киметү, ә кайбер очракларда аларны рационнан тулысынча алу мөһим. Моннан тыш, диабет куркынычын киметү өчен аксымны күбрәк ашарга кирәк. Ул ­глюкозага турыдан-туры антагонист булып тора, һәм аксымны еш куллануны арттыру инде үзе үк глюкоза күләмен берникадәр киметә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев