“Синең әниең нинди?” – дигән сорау бирдек
“Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә без: “Синең әниең нинди?” – дигән сорау бирдек һәм аларның җаваплары:
(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
Динә, 6 яшь: Әнием мәрхәмәтле, кыю, ягымлы.
Даша, 3 яшь: Әнием миңа энекәш сатып алырга китте. Мин әнине сагындым һәм аны бик яратам.
Амелия, 3 яшь: Минем әни Гүзәл исемле. Ул күп эшли, тырнакларны матур итеп ясый һәм тәмле ризыклар пешерә.
Настя, 5 яшь: Әнием иң матуры. Мин аңа сәламәтлек, озын гомер телим.
Даша, 5 яшь: Минем әни мөлаем. Без синең белән горурланабыз! Әнине мин яратам. Сиңа рәсем бүләк итәм.
Динар, 3 яшь: Әнигә мин пирог һәм әфлисуннар бүләк итәм, чөнки мин аны яратам.
– Әниләрегез нәрсәләр эшли белә?
Полина, 6 яшь: Ул пицца, аш пешерә һәм салат ясый белә. Ул әле тагын кызгана һәм ярата ала.
– Син ничек уйлыйсың, синең әниең нәрсә хакында хыяллана?
Амаль, 5 яшь: Мин аны һәрвакытта да тыңласын дип.
– Әгәр синең тылсымлы таягың булса, әниеңә нәрсә теләр идең?
Кирилл, 5 яшь: Минем әни әйбәт. Ул безгә тәмле төшке аш әзерли. Аның кәефе һәрвакыт яхшы булсын иде дип телим.
Илья, 6 яшь: Чәчәкләр, ярату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев