Сәламәтлекне яшьтән сакла
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 8 ае эчендә республикада алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 331 очрагы теркәлгән.
(Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Ирина Ефимова) Зыян күрүчеләрнең социаль торышына анализ ясау шуны күрсәтә: моның 0,8 проценты – кечерәк яшьтәге балалар, 9 проценты – мәктәп укучылары, 2 проценты – укучылар.
“Яшь организм өчен алкогольнең зарарлы булуына игътибар итү зарур, хәтта ул бары тик сыра яисә банкалардагы коктейль белән генә чикләнеп калса да. Алкоголь эчемлекләргә кушылган этил спирты баш миенә тәэсир итә, ул әлеге яшьтә структур һәм функциональ үзгәрешләр стадиясендә була һәм шуңа күрә химик матдәләр йогынтысы өчен аеруча да нәзберек, – дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе табиб-психиатр-наркологы Наталья Ляченкова. – Бу очракта фикерләү тоткарлана, әхлак һәм этик нормалар эшләнеше бозыла, барлыкка килгән сәләтләр инде бетәргә мөмкин. Бавыр алкоголь тәэсирендә, өлкән кешеләрнекенә караганда тизрәк таркала, чөнки балигъ булмаучыларның кан тамырлары стеналарының үткәрүчәнлеге югары, ә бавырда ферментларның эшләү механизмы әле ахыргача формалашмаган була. Алкоголь тәэсире астында ашказаны согының үзлеге һәм күләме үзгәрә, ашказаны асты бизенең эшләве бозыла, бу панкреатит китереп чыгару гына түгел, шулай ук диабетка да җиткерергә мөмкин. Банкалардагы алкоголь күләме аз булган баллы коктейльләр – шикәрдән, буягычлардан һәм спирттан торган катнашма организмда күп сандагы калория барлыкка китерә. Андый банкаларда нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясаучы кофеин да бар. Иммун системасы үз функцияләрен үтәүдән тулысынча туктый: алкоголь кабул итүче балигъ булмаучылар инфекцияле чирләргә бик тиз бирешүчән була. Салкын тиюләргә генә түгел – шулай ук сидек юлларында, бөерләрдә инфекцияләр һәм сулыш юлларында хроник салкын тию чирләре, әле тагын тәмәке тартканда өзлегүләр бик еш очрый. Яшүсмерләрнең ата-аналарына алкогольнең яшьләр организмына төзәтә алмаслык зарар китерүен, моның аркасында алга таба тулы тормыш алып бару өчен проблемалар тудыруын истән чыгармаска кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев