Сәләтле балалар эзлиләр
Җәмгыять

Сәләтле балалар эзлиләр

Тәтешкә ТР Язучылар берлеге рәисе Данил ­Салихов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Ильяс Җиһаншин килде.

(Тәтеш, 22 октябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова (автор фотосы) ).  Мәртәбәле кунаклар катнашындагы чара татар урта мәктәбендә һәм Зур Әтрәч мәдәният йортында булды. Алар балалар, авыл кешеләре белән очрашуда туган телне өйрәнү һәм саклау мөһимлеге турында сөйләделәр.

“Без районнарга һәм Татарстан чикләреннән ары да һәрдаим чыгабыз, балалар белән аралашабыз, алар арасыннан сәләтле шагыйрьләр һәм прозаикларны эзлибез, – дип билгеләп үтте Данил Хәбибрахман улы. – Сер түгел, басма матбугатның тиражы кими, кешеләрнең күпчелеге Интернетны өстен куя. Шулай да укырга яратучыларның китапка әйләнеп кайтуына ышанам”.

ТР Язучылар берлеге рәисе Тәтеш татар урта мәктәбенә һәм Зур Әтрәч китапханәсенә бүләккә авторлык басмаларын бүләк итте.


Нет комментариев