Сәнгать якынайта
Балалар сәнгать мәктәбендә нык гаилә мөнәсәбәтләре өчен нигез нәрсәдән төзелүен ачыкладылар.
(Тәтеш, 8 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Сәнгать бүлеге укытучысы Динә Кузнецова укучыларга “Гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү” темасы буенча дәрес уздырды. Педагог хөрмәткә ия, алгы урында торган һәм туганлык хисләре өчен ныклы нигез булдырган гаилә кыйммәтләре, игелекле гамәлләр, гореф-гадәтләр турында аңлаешлы итеп сөйләде. Балалар, үз чиратында, уздырылган гаилә бәйрәмнәре, ял вакытлары, алар өчен ихлас шатлык алу чыганагы булып торуы хакында уртаклаштылар.
“Сәнгать белән шөгыльләнү, иҗат шатлыгы, баланың шөгыленә ата-аналарның мөнәсәбәте, башкарылган эшләрне бергәләп карау, гаиләне якынайта һәм ныгыта. Ә үз куллары белән ясалган эшләр һәрвакытта якыннарына җылылык, ярату, мәрхәмәтлелек, бәхет һәм шатлык бүләк итә”, – дип инана Динә Искәндәр кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев