Социаль иминиятләштерүдә үзгәрешләр
Мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә мөмкин.
— Вакытлыча эшли алмау һәм ана булу сәбәпле, мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында«гы 255-ФЗ номерлы Законның 4.5 маддәсе нигезендә (алга таба — 255-ФЗ номерлы Закон) вакытлыча эшли алмау һәм ана булу сәбәпле, мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә кергән затлар, 255-ФЗ номерлы Законның 4.5 маддәсенең 3нче өлеше белән билгеләнә торган иминият елы бәясеннән чыгып, Россиянең социаль фондына иминият кертемнәрен түли (финанс елы башына федераль законда билгеләнгән хезмәт хакының 12 тапкыр арттырылган минималь күләменең 2,9 проценты), — дип аңлата РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. — 2024 елда иминият елы бәясе 6 696,22 сум тәшкил итә (19 242 X 2,9% X 12).
2025 елда вакытлыча эшли алмау һәм ана булу сәбәпле, мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешенә хокук алу максатыннан 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча 6 696,22 сум күләмендә иминият кертемнәрен түләүне башкарырга кирәк.
Игътибар итегез, 255-ФЗ номерлы Законның 4.5 маддәсенең 7нче өлеше һәм РФ Хөкүмәтенең 02.10.2009 елгы 790 номерлы карарының 7нче пункты нигезендә «Вакытлыча эшли алмау һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә үз теләге белән кергән затлар» тарафыннан әгәр иминиятләштерүче тиешле календарь елы өчен 2024 елның 31 декабренә кадәр күрсәтелгән күләмдә иминият взносларын түләмәгән булса, вакытлыча эшли алмау һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча аның һәм ТР буенча Россиянең берләштерелгән социаль фонды арасында булган хокукый мөнәсәбәтләр 2025 елның
1 гыйнварыннан туктатылган дип санала.
Иминият кертемнәрен түләү өчен реквизитлар Татарстан Республикасы буенча Россиянең берләштерелгән социаль фондының рәсми сайтында урнаштырылган.
Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен МСИ (мәҗбүри социаль иминиятләштерү) вакытлыча эшли алмау һәм ана булу белән бәйле рәвештә хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә кергән зат буларак теркәү турында гаризаны һәм шәхесне раслаучы документны тәкъдим итәргә кирәк. Документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан Бердәм дәүләт һәм муниципаль портал аша яисә шәхсән ТР буенча Россиянең берләштерелгән социаль фондының клиент хезмәтенә теркәлү урыны буенча тапшырылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев