Фестивальгә Россия Федерациясенең 62 субъектыннан һәм чит илләрдән 1500дән артык катнашучы җыелган.
Сөендек авылыннан агачка уеп ясау остасы Риф Садыйков Мәскәү шәһәренең Поклонная тавындагы Җиңү паркында узган «Рус кыры» XIV төбәкара славян сәнгате иҗади фестивалендә катнашты.
"Төбәкләр мәйданы" тематик мәйданчыгында милли-мәдәни традицияләрне саклаучы Россиянең төрле төбәкләрендәге талантлы осталарның иң яхшы эшләрен тәкъдим итүче халык сәнгать һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.
Фестивальгә Россия Федерациясенең 62 субъектыннан һәм чит илләрдән 1500дән артык катнашучы җыелган.
Риф Садыйков Татарстан Республикасы Тәтеш районының сәнгать мирасын уңышлы тәкъдим итте һәм «Агач эшләнмәләр» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat
Нет комментариев