Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Солдат үстергән өчен рәхмәт хаты килгән

Бүгенге көндә Тәтеш районының күп яшьләре Ватан алдындагы үзләренең хәрби бурычларын намус белән үти.

(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары", Алар хезмәт иткән частьләрдән яхшы хәбәрләр килеп тора. Тәтешле Сания Гарифуллина гәҗит редакциясе белән үзенең шатлыгын уртаклашты.

“Оныгыбыз Тимур көллиятне тәмамлагач, Ватанны сак­лауны үзенең бурычы дип санап, армиягә теләп китте. Ул Йошкар-Олада ракета гаскәрләренең янгын частендә хезмәт итә, без аңа даими шалтыратып сөйләшеп торабыз. Без аңардан беркайчан да зарлану ишеткәнебез юк, бик ошый. Күптән түгел ул үзенә 23 февральнең бәйрәм көнендә Тәтеш районы башлыгы тә­б­рикләмәсен тапшыруларын шатланып хәбәр итте. Мондый игътибар аны рухландырып җибәргән. Озак та үтми без дә хәрби частьтән Рәхмәт хаты алдык”, – дип хәбәр итте Сания Зыятдин кызы. “Тимур Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән вакытта үзен тәртипле һәм башкаручан солдат итеп күрсәтте. Хезмәт йөкләмәләрен һәм аеруча да җаваплы бурычларны үтәгәндә даими инициатива күрсәтә, – диелгән  Тимур Зиннуров хезмәт иткән часть командиры тарафыннан имзаланган хатта. – Ул хәрби бурычын намуслы үтәгәне өчен командирлар һәм начальниклар тарафыннан бүләкләнүләргә ия, коллективта абруй һәм хөрмәт казанды”. Үзенең баласы турында мондый сүзләр ишетү – туганнары өчен зур шатлык. Районыбыздагы барлык егетләргә без дә хәрби хезмәтләрендә уңышларга ирешүләрен һәм туган якларга исән-имин кайтуларын телибез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев